Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Пионероешмасына100ел

1922 нче елның февраль ае. Мәскәү урамнары буйлап сафка тезелгән малайлар һәм кызлар бара.Аларның кулларында - кызыл флаг. Узып баручылар туктыйлар, елмаялар, аларга кул изиләр. Бу - иң беренче пионер отрядларының берсе була. Аны Мәскәүнең 16 нчы типография комсомоллары оештыра. РКСМ Үзәк Комитеты әлеге отрядның эш тәҗрибәсе белән танышканнан соң, Ленин һәм партия наказын үтәп, балаларның коммунистик оешмасын төзи. 1922 нче елның 19 нчы маенда бөтенроссия комсомол конференциясе Мәскәү үрнәгендә илебезнең барлык шәһәрләрендә һәм авылларында пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә. 1924 нче ел.23 нче гыйнвар көнне РКСМ Үзәк Комитетының чираттан тыш уздырылган пленумы яшь пионерлар оешмасына В.И.Ленин исемен бирү турында карар кабул итә.