Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Музей-хәтер көзгесе"

 2022 нче елның 18 маенда Уразай авылында, шәхси хуҗалык ишегалдында урнашкан мини – музейга сәяхәт кылдык. Музей хуҗабикәсе безне капка төбеннән үк елмаеп каршы алды.Һәм без эчкә, мини – музейга атладык. Бу музейны Гүзәлия апа 2018 нче елдан ук оештырып җибәргән. ”Музейга әйберләрне яшь чактан ук җыя башладым” – дип башлап җибәрде ул үз сүзен. Без әби- бабайларның тарихын, элеккеге тормышын, гореф- гадәтләрен, йолаларын белергә тиешбез” – дип ул үз сүзен дәвам итте. Чыннан да музейда шактый әйбер тупланган. Кайбер экспонатлар турында сөйләгәндә, шул экспонат белән бәйле истәлекләре белән дә бүлеште. Укучылар Гүзәлия Мөхтәр кызы сөйләгәндә аны йотлыгып тыңладылар, кайбер экспонатларны кул белән дә тотып карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап таптылар. Без, мәктәп коллективы, китапханәче Гүзәлия апага үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткереп, “музейга тагын киләчәкбез әле дип”, кайтыр юлга чыктык. Дәрес-экскурсиябездән  һәрберебез бик канәгать калды.