"Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем"

2022 нче елның 22 февралендә Уразай авыл китапханәсендә “Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем” дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды.Түгәрәк өстәлгә һәр оешмадан берәр вәкил, югары оч мәчетенең имамы Марс хәзрәт чакырылды. Түгәрәк өстәлебездә туган телебез, аның Коръәни- Кәримдәге урыны, туган телебезнең ясле-бакчаларыбызда, мәктәптәпләребездә, гаиләләребездә ничек өйрәтелә, аны ничек итеп саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыру, татар мәктәпләренең ябылуы, татар теле дәресләренең кимүе хакында сөйләшү алып барылды.