"Бар байлыгым-сүз-шигырьдән, тулып ташкан җанымдыр"


2022 нче елның 27 январенда, Уразай авыл китапханәсендә, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдуллага багышланган шигърият сәгате уздырылды.Бу сәгатебезгә без өлкән буын шигырь яратучыларны чакырдык.Алдан ук китапханәче шагыйрьнең бар булган китапларын, аның турындагы язмаларны өстәл өстенә тезеп куйган иде.Иң беренче чиратта китапханәче кыскача гына Ркаил Зәйдулланың тормышы һәм иҗаты белән таныштырды,аның Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе әгъзасы икәненә басым ясады. 2021 нче елда чыккан”Сөембикә” журналыннан аның сүзләрен кычкырып укып күрсәтте.Аннан соң өлкән буын шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыды, шигырьләр буенча фикер алышты.Бигрәк тә “Хәлвә” шигырен укыганнан соң, китапханәче өлкән буын кешеләренә үзенең сорауларын бирде, ә өлкәннәребез үз чиратында аңарга җавап кайтардылар, үзләренең хатирәләре белән дә бүлештеләр.Менә шундый җылы мохиттә безнең шигърият сәгатебез сизелмичә дә үтеп китте.