#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы

Гөлсинә Галимуллина.Алтын ачкыч.
"Алтын ачкыч" – повестының герое-танылган дин әһеле, К.Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләребезнең эшен лаеклы дәвам итүче, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, үзе дә дистәләгән дини китаплар авторы - Җәлил хәзрәт Фазлыев. Әлеге әсәрдә Җәлил хәзрәт Фазлыевның үзенчәлекле тормыш юлы әдәби сюжетка төрелеп тасвирлана. Әсәрдә гаилә мөнәсәбәтләре дә калку итеп чагылдырыла.Яшьләрнең кавышу тарихы, өйгә ямь өстәп бәби алып кайтулары,аларга дөрес тәрбия бирү,өлкәннәр белән яшьләр мөнәсәбәте һ.б. ка лар тирәнтен итеп тасвирлана. Шул әсәрдән бер өзек белән сезне дә таныштырып үтмәкче булам һәм әлбәттә, укымаган кешеләргә укырга тәкьдим итәм. Җомга көнне төштән соң Җәлил хәзрәт балага исем кушарга килде.Сабыйның уң ягына басып азан әйтте һәм колагына өч тапкыр "исемең Камил булсын, унике саның сәламәт булсын, бәхетле- тәүфыйклы булсын, киң ризыклы, миһербан- шәфкатьле, тигезлек белән үстереп, шатлык- сөенечен күрергә насыйп булсын.Пәйгамбәребезнең өммәте, динебезне куәтләүче булсын" дип кабатлады.Аннары сул ягына чыгып камәт әйтеп, сул колагына да өч тапкыр исемен әйтте.Балага тәүфыйк- һидаят теләп дога кылгач:
- Азан әйткәндә, бала яныннан шайтан китә, чөнки алар Аллаһ исемен ишетүгә качалар.Исем кушканда азан әйтелмәсә, туган вакытта күргән шайтан балага зыян итеп торачак.Пәйгамбәребез(с.г.в.) шуның өчен: "Яшәү - азан белән намаз арасы" дигән.Азан әйтү - ата- анага гомернең кыска булуын искәртү дә ул.Гомеребезнең бер минуты да заяга үтмәсен, бигрәк тә бала тәрбияләр өчен бирелгән вакытка зур җаваплылык белән карарга кирәк, - дип, балага мулла кушкан исемен дәлилләүче таныклык тапшырды.
- Бала язмышы - ил язмышы, диләр.Һәрбер әти- әнинең бурычы - үзеннән соң үзенә караганда яхшырак бала тәрбияләп калдыру.Шушы бурычыбызны Аллаһ риза булырлык итеп үти алсак, кыямәт көнендә йөзебез ак булыр, илебезнең, милләтебезнең киләчәге якты, өметле булыр.Иман ишекләре алтын ачкыч белән ачылган балалар тәрбияләп үстерергә насыйп булсын, - дип, Җәлил хәзрәт дога кылды...