Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Книгиовойне

Ә.Еникинең "Кем җырлады?" әсәреннән өзек.
Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде. Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар.Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар.Тик санитар поездының гына паравозга якын очында бер- ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде. ... Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант - татар егете ята.Егетнең хәле авыр, уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды.Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югаткан хәлдә ята.Вакыт- вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача,янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя.Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа...Ләкин бу озакка бармый, тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына.Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм,һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый... Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш- тынсыз гына кузгалып китте - егет моны сизмәде.Ул инде яңадан аңына килә алмады.Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездка җитеп туктады.Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр.Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кечкенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар.Фанерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде.Күмүчеләр, башларыннан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар. Поезд китте, ялгыз кабер торып калды…