"Көчле дә ул, бай да, ягымлы да" .
2021 нче елның 18 мартында, Уразай авыл китапханәсендә туган тел елына багышлап "Көчле дә ул, бай да, ягымлы да" дип исемләнгән информация сәгате уздырылды.Информация сәгатебезнең баш өлешендә китапханәче үзебезнең туган телебез - татар телебез хакында сөйләп үтте. Аннан соң укучылар ана телебезгә кагылышлы иҗади биремнәрне чиштеләр, уеннар уйнадылар.Сәгатебез ахырында барыбыз да аудиоязмага кушылып "Туган тел" җырын башкардык.