"И, әлифбам, син - туган телемнең алтын ачкычы"

2021 нче елның 16 мартында Уразай башлангыч мәктәбендә "И, әлифбам, син - туган телемнең алтын ачкычы" дип исемләнгән әлифба бәйрәме уздырылды. Бу бәйрәмдә Уразай авыл китапханәчесе дә катнашты. Ул беренче сыйныф укучыларын "Әлифба" бәйрәме белән котлап, үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Китапханәче кечкенә укучыларыбызны китап уку кагыйдәләре белән таныштырды. Китапларны чиста, пөхтә тоту - һәркемнең изге бурычы икәнлегенә басым ясады. Укучыларны яңа китаплар белән таныштырып, аларны үзенең китапханәсендә көтеп калуын әйтеп үтте.