Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#ИлдусГыйләҗев75

Үземә кил


Әллә кайгың бармы?Нәрсә булды?
Күзләремә моңсу күрендең.
Үземә кил!
Мин дә шундый хәлдә,
Борсаланган чагы күңелнең.
Язмыш синең барыр юлларыңа
Зур сынаулар өеп куйганмы?
Үземә кил!
Җиңеләеп калыр,
Уртаклашсак авыр уйларны.
Нурлы йөзең күләгәле чакта,
Мин битараф үтеп киталмыйм.
Үземә кил!
Сердәшең булырмын.
Артыгына вәгъдә биралмыйм.

Минемчә дөрестер


Ник яшибез бу җирдә без? -
Уйланып алыйк әйдә.
Әйтик: "Нигә бирелгән, - дип, -
Кешегә шундый гәүдә?"
Кемдер әйтер: "Җир казырга
Бөгелә алсын өчен,
Чүгәләргә, таш ватарга,
Күрсәтеп буын көчен".
Икенчесе каршы төшәр:
"Төз йөрсә, матур", - диеп.
Минем фикер: "Яшәсенгә
Аллаһка башны иеп!"
Бер генә җан иясе дә
Кабатлый алмый тагы:
Гәүдәнең иң күркәм мәле -
Сәҗдәгә киткән чагы...