#ИлдусГыйләҗев75

Шагыйрь күңеле –
могҗизалар сыны:
тоташ галәм гаме бу сында;
табигатьнең чиксез хикмәтләре
шагыйрь җанындагы тылсымда!
Тынгылардан мәхрүм шагыйрь җаны,
ал- ялсыз күк айкый,
җир гизә;
күмерләре сүнгән күңелләрдә
ут кабыза,
учак тергезә!
җиргә бага шагыйрь,
бал кортыдай
бөртек- бөртек җыеп түлләрен;
зирәк рухы
җил- зарларын тоя,
былбылларның аңлый телләрен!
Әйе, бу шигырь юллары нәкъ менә Илдус абый Гыйләҗевка багышлап язылган кебек.“Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый... Шигырь туу өчен нинди шартлар кирәк соң?Иң беренче – нечкә күңел, хис кирәк.Хиссез шигырь башкаларның күңеленә үтеп керми, дулкынландырмый.Икенче шарт – шигырь язучының фикере, кешеләргә әйтер сүзе булырга тиеш.Өченче шарт – сүзлек байлыгы һәм образлы фикер йөртү сәләте һ.б ка шартлар булдырылырга тиеш.Бу шартлар барысы да Илдус абый Гыйләҗевнең шигырьләрендә ачык чагыла. Илдус Гыйләҗев 1946 елның 15 нче гыйварында Урсай авылында туа, Чалпы унберьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетында югары белем ала.Илдус Сабир улының хезмәт биографиясе туган ягы белән бәйле.Биредә ул җаваплы урыннарда эшли,20 елдан артык күмәк хуҗалыкны җитәкли.1985-1990 елларда Татарстан Республикасының Югары Советы депутаты була.Кайда гына, кем генә булып эшләсә дә, иҗатына тугъры кала.Әсәрләре туган ягында, Чатыр тау,Ык буйларында языла.Туган җиренә, табигатенә, туган теленә, сөекле халкына, якташларына багышланган шигырьләре шунда туа. Илдус абый Гыйләҗев туган як табигате сулышын, туфрагының җылысын тоеп, яшәүнең тәмен һәм мәгънәсен сизеп яши.Әллә Азнакайның сихри гүзәл табигате шагыйрьгә үзенең илаһи көчен бирәме, әллә үзе дә табигать баласы булганга, шулай якын итәме, тик алар арасында үзләренә генә аңлаешлы серле бер якынлык бар.Үз туган җирен, туган төбәген назлы, җылы хисләр белән тоеп яши алу – кешенең зур бәхете. Туган як, туган туфрак дидек...Кабатласак та хата булмас.Туган якның әреме дә, миләше- мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче ости, киләчәккә омтылыш тудыра.Татарстандагы иң биек һәм иң мәшһүр тау Чатыр тау икәнлеге һәркемгә билгеле.Ә Чатыр тавының биеклеген һәм бөеклеген иң беренчеләрдән Илдус Гыйләҗев белән Марсель Галиев танытты.Юкка гына Илдус абый Гыйләҗевнең бер җыентыгы “Чатыр тау тылсымы” дип аталмыйдыр. Илдус абыйның кызы Резеда Илдусовна да әтисе шикелле җыр- моңга гашыйк җан.Ул әтисенең Азнакай авыллары турындагы шигырьләренә көйләр яза, “Азнакаем, Азнакай” дип исемләнгән җырлар китабын бастырып чыгарды. Икмәк!Ару- талуны белмичә, тир түгеп эшләү нәтиҗәсендә туган хезмәт җимеше ул.Икмәккә игенченең җан җылысы салынган.Җир эшенә якын торган шагыйрь буларак, Илдус абый Гыйләҗев бик күп шигырьләрендә игенче хезмәтен зурлады, ипекәйгә мәдхия җырлады. ”Илдус абый Гыйләҗевнең китапларын кулга алган саен, Акмулланың “Сүз чыгар шагыйрьдән хикмәт белән” дигән юллары күңелдә яңара.Хикмәт бар.Шигьриятендә генә түгел, яшәү рәвешендә дә хикмәт бар иде Илдус абыйның. Хезмәттәге уңышлары өчен орден - медальләргә, дәүләт премиясенә(“Почет билгесе” ордены.ВДНХ ның көмеш медале,СССР Министлар Советының махсус премиясе) лаек булган шәхес” – дип яза Расиха Фаизова.
Илдус абый безгә бик күп шигырь китаплары калдырып китте.Аның әсәрләре барлык яшьтәге кешеләргә: әби- бабайларга, әти- әниләргә, яшүсмерләргә аңлаешлы телдә язылган.Шуңа да аның укучылары бихисап. Үземнең язмамны Илдус абыйның холык- фигылен һәм дөньяга карашын бик төгәл ачып салган шигыреннән өзек белән төгәллисем килә.
Чакырмагыз чит җирләргә -
Куандырмам сезне;
Гөлләргә тиң үз илем бар –
Изгеләрдән изге!
Күрсәтмәгез башка кавем,
Булсам да бик боек.
Кимсетелгән үз халкым бар –
Бөекләрдән- бөек!