#МәшһүрТатарГалимнәре-Леонид Шәйсолтан улы Арсланов.
Филология фәннәре докторы,Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Леонид Шәйсолтан улы Арсланов,ярты гасырга якын гомерен татар телен өйрәнүгә багышлаган галим. Фәнни эшчәнлегендәге казанышлары өчен Леонид Арслановка РФ Президенты Указы нигезендә "Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелә. 2020 елның июль аенда 87 яшендә вафат була.