#Әдәбимарафон

Менә ничек икән.Ураза,сәхәр,фарыз гамәл-болар барысы да Хәйдәргә бик серле,гаҗәп тоелды. Сәхәр ашыйсың да,аннан көннәр буе ашамый да торып була. Вәт әкәмәт!
-Дәү әни,минем дә ураза тотасы килә,-диде Хәйдәр.
-Койрыгы бик шома шул ул Уразаның,тотулары җиңел түгел,-дип кеткелдәп көлде дәү әнисе.
Табышмак! Нинди серле сәхәр! Төнлә генә ашыйлар. Их,тизрәк төн җитсен иде. Хәйдәр көне буе шома койрыклы Ураза,тәмле сәхәр турында уйланып,ниндидер тылсымлы бер халәттә йөрде. Әти-әнисе эштән кайтышка дәү әнисе тәмле бәлеш салып куйды. Бәйрәмгә әзерләнгән төсле итеп табын корды.
#ИлсөярИксанова
#Баланчәчәге#Сәхәрашыйсымкилә