#Әдәбимарафон

Төннәр буе сабый куллары белән язылган дәфтәрләрне тикшергәндә,син алардан хата эзләмәдең дә. Аларның һәр хәрефе,сүзе сиңа сабыйларның холык-фигылен,эчкерсез дөньясын сөйлиләр иде бугай. Инде ярты төнне уздырып,һәр эшкә үз бәһаңне биреп,билге төшергәч тә,дәфтәрләрне алдыңа тезеп куясың да тагын бер кат алар белән киңәшкәндәй итәсең. Бу сабыйларның гадел булып үсүләренә шикләнмисең син. Синдәй мөгаллимә тәрбияләгән балалар начар була димени? Син аларны шәфкатьле,мәрхәмәтле булырга өйрәттең. Хәтта ялгышып кына начарлык кылганда да яхшылык белән җавап кайтарырга кирәклеген сабыйларың белеп үсте. Мең рәхмәт сиңа,мәрхәмәтле мөгаллимә!....
#ДанияГайнетдинова
#сентябрьгәәлеиртәрәк