#Әдәбимарафон

#Гамьлебизәкләр 31 бит,5нче көн.
Җәй уртасы...Бу выкытта хастаханәдә ятучылар чагыштырмача аз була. Ул-шундый ятучыларның берсе. Һич уйламаганда,палатадагы тынлыкны бозып,ишектән бер төркем бала-чага килеп керде. Мондый очрашуны көтмәгән мөгаллимә,уңайсызланып,урыныннан күтәрелә төште. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан риясыз балалардан палата эче яктырып киткәндәй булды,әйтерсең лә бәйрәм көн. Мөгаллимәнең йөзендә елмаю сизелде.