#Әдәбимарафон

Әти,мөгаен,таң алдыннан кайткандыр. Аның ат тугарганын да,өйгә кергәнен дә,әнидән өй хәлләрен сорашканын да ишетмәдем. Тетелеп йоклап ята идем. Әти яныма килеп,аркамнан кагып:-Хәзер без улым белән чәйләр эчеп җибәрербез..-дигәнен ишеткәч кенә,дерт итеп уянып китәм,күземне ачам. Әти минем өскә иелгән,үлеп яратканын да,юл йөргәндә үземне сагынганын да сиздермәскә тырышып,тыйнак кына иркәли-назлый,башымнан һәм аркамнан сыйпый.
#Минемәти
29бит,3 көн.