#Игомерагышлары

Әнәс Исхаков.Чишмәләр көе
Чишмәләр иле син,Туган як!
Зәмзәм су чишмәләр-саны юк.
Җырлыйлар,ургыйлар чишмәләр,
Җиремнең сусаган чагы юк.
Су ала яшь кызлар-чык кипми-
Чиләкләр кайталар җыр белән.
И хозур! Чишмәләр чылтырый,-
Ярлары-ямь-яшел үр-келәм.
Ял итеп кит бездә,мосафир,
Отып кит чишмәләр көен син.
Туганнар,ишетеп шат моңны-
Сөенсен,дошманнар-көенсен!
Чишмәләр иле син,Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап...