#ТАССРның100еллыгы#ИсемнәреХалыкКүңелдә

Абдуллина Оркыя Хәбибулла кызы 1949нчы елның 12 январенда Азнакай районы Татшуган авылында дөньяга килә. 1957нче елның 1 сентябрендә Татшуган сигезьеллык мәктәбенә укырга керә. 1965 елның 1 сентябрендә Азнакай районы Чалпы урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 1967нче елда мәктәпне уңышлы гына тәмамлап чыга.1 июлендә туган авылы Татшуганда ФАПунктында санитарка булып эшли башлый. 1971нче елда Алабуга культура агарту училищесына укырга керә(читтән торып).Ике ел укыганнан соң,1973нче елны кулына дипломын ала.Шушы ук елның 29 мартында Азнакай районы Уразай авылы китапханәсенә эшкә җибәрелә. Үзенең сабырлыгы, тыйнаклыгы аркасында укучылар аны бик тиз арада яратып өлгерә.Ул эшли башлаган дәвердә китап укучылар шактый күп булган.Элек-электән китапханәләр,клуб белән берлектә бик күп төрле чаралар үткәреп килгәннәр.Яшьләр белән төрле диспутлар,очрашу кичәләре,китап укучы конференцияләре,бенефис һәм башка чаралар уздыралар.Эшләү дәверендә мактау кәгазләренә,рәхмәт хатларына ия була.2011нче елда "Азнакай районына-80 ел "юбилей медале белән бүләкләнә.Бүгенгесе көндә лаеклы ялда.