«Балалар китабы - иҗат җимеше»

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне! Әлеге көн 1967 елдан башлап Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә. Шушы дата уңаеннан Татар Шуган авыл китапханәсе «Аккош» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китап күргәзмәсе оештырды һәм әңгәмә уздырды. Бу бәйрәмнең тарихы һәм әкиятче Г. Х. Андерсенның биографиясе, иҗаты белән китапханәче таныштырды. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Модульле уенчык - китаплар баланы үстерү һәм укытуда әти-әниләр өчен дә ярдәмче. Мондый басмалар кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияли. Матур бизәлешле әкият, шигырь һәм бүгенге заман авторларының китаплары, мәктәпкә әзерлек яшендәге балалар өчен кызыклы булды.