Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Китапларда язгы букет могҗизасы»

Китапханәдә гүзәл затларыбызга багышланган «Китапларда язгы букет могҗизасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә узды. Күргәзмә матур әдәбиятта һәм тарихи әсәрләрдә хатын - кыз образына багышланды. Әңгәмә вакытында укучылар яратып укыган китапларга аерым игътибар бирелде. Болар - татар авторлары З.Кадыйрова, Г.Галимуллина, Ә.Әхмәтгалиева, Х.Ширман, М.Маликова һ.б. Бу китапларда укучылар гаҗәеп көчле рухлы һәм шул ук вакытта бик назлы да булган хатын-кыз образлары белән таныштылар. Исемнәре илебез тарихына язылган төрле чорлардагы бөек хатын-кызлар язмышы турындагы китаплар белән дә таныштылар. Әйе, гүзәл затлардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Хатын- кыз яңа тормыш бүләк итә. Гаиләдә ул- йортка ямь, нур, җылылык өстәүче хуҗабикә, сабые өчен - назлы әни, ир-ат өчен - сөекле хатын. Әлеге күркәм сыйфатларны үзенә җыйган хатын- кыз образы язучыларыбызның күп кенә әдәби әсәрләрендә чагылдырылган.