«Телләр белгән – илләр гизгән»

Кеше үз белемен арттырып, телләр өйрәнсә, аның алдында бик күп мөмкинлекләр ачыла. Туган теле белән беррәттән бер сүзе белән дә охшаш булмаган чит тел өйрәнү үзенә күрә бер горурлык та, батырлык та. Шундый кешеләргә сокланмый мөмкин түгел! 21 февраль-Халыкара туган тел көненә багышлап китапханәче мәктәп укучылары һәм “Аккош” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен танып белү сәгате уздырды. 7 мең тел арасыннан 83-е киң таралган телләр икәнен һәм 14 телне яхшы белсәң барлык ил халкы белән аралашып булуын аңлатты. 14 тел арасында татар теле булуын, Туган телебезне тагын да ныграк өйрәнергә, үстерергә кирәклеген искәртте. Халкыбызның бай мирасы: әкият, җырлары, мәкаль - табышмаклары, шаян мәзәкләре турында сөйләде. Шулай ук төрле милләт халкының милли киемнәре, бизәкләре турында анлатты. Татар халык уены «Түбәтәй» уенын уйнап балалар табышмакларга җавап бирделәр. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.