“Тукай мирасы: яшәү мәгънәсе”

Китапханәдә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган “Тукай мирасы: яшәү мәгънәсе” исеме белән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә шагыйрьның тормышы һәм иҗаты турындагы китапларны, фото-документларны үз эченә ала. Шулай ук шагыйренең шигъри җыентыклары, хикәяләре һәм тәрҗемә әсәрләре тәкъдим ителә. Күргәзмәдә язучының өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә язылган әсәрләре: әкиятләре, шигырьләре, табигать турында әсәрләре, туган якка мәхәббәт, тугрылык һәм гаделлек турында әсәрләре урын алган. Күргәзмә материаллар Тукай иҗатының үсеш юлын һәм татар әдәбияты тарихына, милли шигърияткә керткән зур өлешен ача. Бу чара яшь буынны классик әдәбият һәм милли мәдәни мирас белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Китап күргәзмәсе халык шагыйренең мәңгелек иҗатын искә алу һәм аны киләчәк буынга тапшыру өчен мөһим баскыч булып тора.