Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Бу минем илем!”

Россия - уникаль ил, анда дуслык гармониясендә 190 нан артык милләт халкы яши. Аларның һәркайсы бай мәдәнияткә, үзенчәлекле традицияләргә, матур йолаларга һәм якты бәйрәмнәргә ия. Авыл китапханәсендә Россия халыкларының бердәмлеге елы кысасында төрле милләт халыкларының йолалары, гореф-гадәтләре һәм сәнгате турында сөйләүче басмалардан тематик иллюстрацияләнгән “Бу минем илем!” күргәзмә - стенд оештырылды. Алар илебез мәдәниятенең байлыгын һәм күптөрлелеген тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Күргәзмә - стенд күпмилләтле Россиянең бөек мәдәни мирасына багышлана һәм ул әдәбиятның халыклар арасындагы үзара аңлашуга һәм дуслыкка ярдәм итүен күрсәтә.