Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Ватанны_саклаучылар_елы

5 декабрьдә - илебез өчен үзенчәлекле көн, Волонтерлар көне. Волонтерлар - безнең заманның чын геройлары, һәм аларның җәмгыять үсешенә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Ил сынаулар белән очрашкан шартларда волонтерларның өлеше аеруча әһәмиятле. Нәкъ менә алар мисалында без кешеләр арасында батырлык һәм теләктәшлек үрнәкләрен күрәбез.
9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Бу дата безнең тарихыбызның данлы битләрен, хәрби батырлыкларны һәм хезмәт казанышларын берләштерүче бәйрәм. Шулай ук безнең батырларны искә алу, хөрмәт итү һәм аларның эшен дәвам итәргә өндәү көне дә.
Шушы ике датаны берләштереп 2 нче декабрь көнне мәктәп бинасында авыл советы, мәктәп, китапханә, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авылыбызның "Оста куллар" төркеме апалары катнашында МХО да хезмәт итүче, вакытлыча ялга кайткан Мөслим районы Чакмак авылы егете Валиев Илфат, гуманитар ярдәм миссияләрендә катнашкан өч актив волонтер — Мингазов Рүзәл, Бакиров Райхан һәм Садриев Фәнил белән очрашу үткәрергә насыйп булды. Алар Украинада илебез азатлыгы өчен көрәшүче батырларыбызга кирәкле ярдәмне, азык-төлек, дару, җылы киемнәр һәм башка ихтыяҗлы әйберләрне илтү, тапшыру буенча изге эш алып баралар. Очрашу вакытында волонтерлар үзләренең сәяхәтләре, очрашкан кешеләре һәм аларның халәтләре, шулай ук хәзерге вакытта иң зур ихтыяҗ булган ресурслар турында сөйләделәр. Егетләребез кирәкле ярдәмнең тиешле урынга барып җиткәнлегенә,тапшырылган әйберләрнең солдатларыбызның тормышын саклап калуы һәм өмет бирүенә басым ясадылар. Бу очрашу гуманитар ярдәм миссияләренең авырлыкларын һәм әһәмиятен аңларга ярдәм итте. МХО да батырларча көрәшүче солдатларыбызның, волонтер егетләребезнең батырлыгы, фидакарьлеге һәм кешелеклеге тирән хөрмәт тудырды. Хөрмәтле волонтерларыбыз: Рүзәл, Райхан һәм Фәнил! Сез өметне чынбарлыкка әверелдергән, олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр. Сезгә ихлас күңелдән тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез! Сәламәтлек, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез. МХО да хезмәт итүче Валиев Илфатка һәм барлык Украина җирендә көрәшүче батырларыбызга илләребез тынычланып, һәркемнең газизләре өйләренә, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз!