Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

Книжная новинка

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында авылдашыбыз, танылган шагыйрь Данис абый Хәйруллинның «Җил сурәте» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Данис абый Хәйруллинның әлеге китабына нигездә соңгы ун елда иҗат ителгән шигырьләре тупланган. Мәҗмугада аның хәзерге катлаулы заманны үзенчәлекле тасвирлавы, туган халкы язмышын күзалларга омтылуы, ана теле язмышына борчылулары белән беррәттән, сатира-юмор белән өртелгән шигъри тәлгәшләре дә урын алган. Шулай ук автор кешелек дөньясы, дин, илаһият темалары белән генә чикләнмичә, галәм, вакыт төшенчәләрен фәлсәфи яссылыкта шәрехләргә омтыла.