Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

"Тормыш яме - Әнкәй - хатын-кыз"

26 нчы ноябрь көнне Татшуган авыл китапханәдә ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ багышланган "Тормыш яме - Әнкәй - хатын-кыз" исеме астында бәйге - уен узды. Бәйгедә авылыбыз әниләре, дәү әниләре катнаштылар. Төрле мавыктыргыч уеннарда ярыштылар. Уен эчендә табышмакларга һәм кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, тапкырлыкта, зирәклектә сынаштылар. Әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкарып кичәгә матур ямь өстәделәр. Очрашу һәркемдә бары тик җылы хисләр калдырды. Кадерле әниләребез! Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!