#Татарстан_Республикасының_Конституциясе_көне

1992 елның 6 нчы ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Конституция – илдәге иң мөһим закон. Ул барлык кешеләрнең хокукларын һәм вазифаларын билгели. Авыл китапханәседә балалар өчен информация сәгате уздырылды. Анда без үзебезнең төп законның тарихын өйрәндек. Ул ничек барлыкка килгән һәм кемнәр аны язган сорауларына җавап бирдек. Конституция, ул безгә мәктәптә белем алу, дәвалану һәм ирекле рәвештә үз телендә сөйләшү хокукын бирә, тагын башка бик күп төрле мөмкинлекләр ача. Ул безгә дәүләт эшләре ничек оештырылганны аңлата һәм киләчәктә кайсы юнәлештә үсәргә тиешлеген күрсәтә. Бу закон нигезендә, республикабызда тыныч һәм гадел тормыш алып барыла, барлык милләттәшләребез бер-берсен хөрмәт итә. Конституция безнең иленең нигезе, аның белән һәрвакыт горурлана алабыз.