“Чишмәләрдә күңел сафлыгы“

10 нчы октябрь көнне Азнакай үзәк китапханәсендә авылдашыбыз Данис абый Хәйруллин иҗатына һәм 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә узды. Кичәдә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Сәетҗан кызы, үзәк китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Әхсән кызы, район газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Фәһим улы, авылыбыз башлыгы Мансур Шәфәгать улы, Ветераннар советы җитәкчесе Равиль Хәмзә улы, мәдәният йорты җитәкчесе Асия Миннемөхәммәт кызы, Айсылу Сәхипҗан кызы, китапханәче Фәридә Әсгать кызы, укытучы Нурания Мөсәяф кызы, мәдәният йорты хезмәткәрләре Айсылу Таһир кызы, Римма Котдус кызы, нәфис сүз остасы Илдар Мөхтәр улы, гармунчыбыз Ришат Шаһәдәт улы катнаштылар. Кичә бик күркәм шигырьләр, җырлар, котлаулар белән үрелеп барды. Авылыбыз оныкларының һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең сәнгатьле итеп шигырь укулары, моңлы җырлары беркемне дә битараф калдырмады. Шулай ук Данис абый белән Фатима апага авылдашларыбыз исеменнән изге теләкләр җиткерелде. Үз чиратларында Данис абый һәм Фатима апа да рәхмәтләрен юлладылар.