Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Авыл_яши_Деревня_живет

«Авыл яши – Деревня живет» проекты кысаларында авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә авыл халкы эшчәнлегенең барлык өлкәләрен чагылдыручы басмалар урын алды. Авыл хуҗалыгы, терлекчелек, умартачылык, яшелчәчелек, чәчәк үстерү, продуктлар эшкәртү, кишәрлекләрне төзекләндерү турында китаплар һәвәскәрләргә дә, белгеч-аграрийларга да адреслана. «Авыл яши – Деревня живет» проекты Татарстанда авыл тормышына ярдәм итүгә һәм китапханәләр аша авыл җирлегендә хезмәт активлыгын үстерүгә юнәлтелгән. Китапханәләр мәгълүмати үзәкләр, укыту һәм тәҗрибә алмашу мәйданчыклары булып тора. Проектның максаты - халыкның агробизнес өчен мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыру, ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү, заманча технологияләр куллануга өйрәтү һәм үз идеяләрен гамәлгә ашыруга рухландыру.