"Тәүге шигырьләр туган җирдә туа"

Тәүге шигырьләр туган җирдә туа. Бу язмада авылдашыбыз, шагыйрь Данис абый Хайруллин иҗаты белән таныштырып үтәсем килә. Ул танылган шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” дип исемләнгән күкрәк билгесе иясе, Илдар Юзеев һәм Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Бүген ул олуг юбилеен билгеләп үтә. Авыл китапханәсендә аның төрле елларда чыккан, үзе әйтмешли, “коймак калынлыгы” биш китабы бар. Тау итәгендә җәйрәп яткан төзек йортлы Татшуган авылының югары очында 1945 нче елның 7 нче октябрендә дөньяга беренче мәртәбә аваз сала Данис абый. Ул кечкенәдән туган авылының табигатен бик ярата. Яшел чирәмле Өшегән елгасы буенда яшьтәшләре белән әүмәкләшеп үсә. Абый -энеләре арасында нечкә күңелле, шигъри җанлы, мөлаем егет булып буй җиткерә. Сабый чагыннан ук авылыбызның һәр почмагы күңеленә кереп урнашкан да, шигырь юллары булып, кәгазь битләренә түгелгән. Үзебезнең авыл мәктәбендә, Чалпы урта мәктәбендә белем алган. Укуын бетергәч, авылда колхоз эшенә йөргән. Яшь чактан ук шигырь укырга, гармунда уйнарга, җырларга ярата. Әнисе белән әтисе дә аңа сокланып карыйлар, баян алып бирәләр. Авылдан чыгып киткәч тә, Данис Хайруллин үзенең һөнәрләрен онытмый. Буш вакытында гармун уйный, җырлый. Ул 1964-1970 елда авыл хуҗалыгы институтында укый. Авылда үскән бала булгангадыр, ул авылдан аерылмый. “Марат”, “Октябрьның 40 еллыгы” колхозларында баш инженер булып эшли. Данис абый Хайруллин әле дә бик матур итеп җырлый, гармунда уйный. Хәзерге вакытта ул Чаллы шәһәрендә яшәп ята. Әмма туган авылын онытмый, ярдәм итеп тора.
1988 елда “Хәтер”, 1991 елда “Йөрәк тибеше”, 2015 елда “Казлар ник көлә?”, 2022 нче елда “Сагыну”, 2024 нче елда “Кар исе” китаплары нәшер ителә. “Аргамак”, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында чыккан шигырьләре авыл китапханәсендә тупланып бара. Шигырьләрендә Данис абый әнисен, туган җирен яраткан самими бала да, мәхәббәт утында янучы мәҗнүн дә, тыйнак, сабыр егет тә, дөнья гаме белән яшәүче, үткәнебез, киләчәгебез турында чын йөрәктән борчылучы җитди ир дә. Туган авылы Татшуган турында шигырьләре күп аның. Бу шигырьләрдә Данис Хайруллин авылның истәлекле урыннары, авыл халкына мәхәббәте турында яза:
Бу - минем йорт!-
Чия тауда - бөркет,
Юа тауда - бүре өннәре.
Кайтып төшсәм, юлларымда ята
Өппи - тауның сөзәк мендәре. (“Туган як урманы”)
Шулай да иң матур хәтирәләр балачак турындадыр. Әгәр балачакка кайтыр юл булса, аңа тузан төшмәс иде, мөгаен. Күңелле дә, гамьсез дә бу дөньяга кайтып, тормышны кабат алсу томанга төреп караудан кем генә баш тартыр иде икән? Күңелдәге иң гүзәл хәтирәләр, әйе, балачакка бәйле. Балачак күгендә йолдызлар да яктырак яна, кояш та ныграк җылыта. Әкияти манзаралар, күз камаштыргыч алсу төсләр, кеше ышынмаслык могҗизалар, ачылмаган серләр - болар барысы да балачак иле.
Аның балаларга багышланган 2015 елда “Казлар ник көлә?” дигән аерым җыентыгы басыла.
Авыл тарихы - ил тарихы.
Авылның үткәне - тарихыбызның бер өлеше, халыкның моң-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Һәр авылның үз тарихы, үз атамасы бар. Авыл атамасы борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыра. Авыл тарихы һичшиксез, язылырга, киләчәк буын вакилләренә мирас итеп тапшырылырга тиеш. Без авылыбыз тарихын Данис абыйның шигырьләрендә күрәбез:
15нче йөзнең бер язында
Колый картның маңгай тиреннән
Яралган да йөгерек дулкыннары
Еллар язмышына сибелгән. (“Колый чишмәсе”)
Авыл тарихы ил тарихы, милләт тарихына барып тоташа. Шагыйрь әледән-әле Болгар бабаларыбыз җиренә алып китә. Шулай ук беренче Идел- йортыбыз, туган тел һәм мәдәниятебез турындагы борчулы уйлары белән уртаклаша. Тарих турында, милләтнең үткәне, фаҗигале язмышы турында. Шагыйрь күңелендә сораулар күп, ләкин аларга җавап юк.
Укый белсәң ташка язылганнарны -
Телсез калдырырдай сүзе бар, - дип шагыйрь укучысын да 1000 елдан артык тарихы булган Болгар чорларына кайтара, аларны өйрәнергә чакыра.
“Яндыручы түгел,
Тергезүче хәтер уты без.
Сүндерегез әле учакларны -
Чыраларга шәм яктысы элеп
таш билгеләр телен укыгыз”. - дип яза ул
(“Болгарым”. “Аргамак” журналы №7 1996 ел)
Данис Хәйруллин турында каләмдәшләре.
Данис абыйны бик тыйнак кеше дип белә идем. “Мәйдан” журналының 2015 ел октябрь санында Фирүзә Җамалетдинова да шагыйрь турында шушы фикерне әйтә: “Данис Хайруллин тау астыннан үзенә юл тапкан моңлы чишмәне хәтерләтеп, тын гына иҗат итә. Аны шигырьләре таныта. Китапларын кулына төшергән һәркем рухи ләззәт таба, соклана.
“Телгә күчте яфрак тәме,
Күзгә күчте чәчәк чыгы.
Мәңге истә калыр инде
Җәйнең шушы кыйпылчыгы.
Яфрак өзелгәндә агач сызлавын, кара болыт узганда күкнең боегуын, кояш нуры сынуын, бөреләрнең күзләре ачылуын образлы итеп күрә белә. Шуны укучыларына да күрсәтә ала. Образлар аша дөньяда яшәүнең тирән, серле мәгънәсен аңлата. Гомернең мәңгелек булмавын искәртә”. Данис абый үзе дә: “Минем өчен чын шигырь - образлы фикерләү ул. Шома гына сөйләп чыгуга корылган язмалар минем дөньям түгел... Хис юк, сүз тәмен тою юк, моң юк икән, димәк шигырь үзе юк дигән сүз,”- дип яза. (“Мәйдан”, №10, 2015)
Шагыйрь Рахмай Хисәтулла Данис Хайруллинны “Дәрдмәнднең үзен дәвам итүче оригиналь шагыйрь,- дип саный.- ...менә бу юлларда нәкъ Дәрдмәндчә бик тирән мәңгелек фәлсәфә ята бит:
“Кайгы ташын эретер яшь,
Ә бәхетне нәкъ күңелгә
Сыяр итеп киметер яшь”
“Яшел яфрак кар өстендә-
Әйтерсең лә ак кәфендә”
“Рухы биек булганны
Күкләр күтәреп ала”.
Данис Хайруллинның бөтен иҗаты изелгән милләт, югалып барган тел, өзелер - өзелмәс нәсел, кыл өстендәге татарлык өчен тирән борчылу белән сугарылган”. (“Мәйдан”, №10, 2015ел)
Шагыйрь милләт тарихының һәр чорын актара, аңларга тырыша. Ул үзе яшәгән чорның да гыйбрәтле тарих булып калуын тели, сугышларсыз үткән тыныч елларга сөенә:
Бик гыйбрәтле тагын бер ел узды,
Һәр узганнан нидер кала булыр.
Бәрәкәтле ел дип әйтмәсәм дә,
Бәрәкәтсез дисәм яла булыр.
Данис абый Хайруллин шигырьләре аша туган якка, туган авылга мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли, милләт язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә. Шагыйрьнең иҗаты белән танышкан, шигырьләрен укыган һәр кеше шундый нәтиҗәгә килер: шагыйрь булу өчен әдәби юнәлешле уку йорты тәмамлау мөһим түгел икән. Иң мөһиме: кешеләргә әйтер сүзең булсын. Шагыйрь нечкә күңелле, хискә бай, җор телле, кызыксынучан кеше. Аның үзенә генә хас шигъри теле, сурәтләү чаралары, дөньяга үз карашы.
Данис абый, сезне Олуг юбилеегыз белән котлыйбыз! Фатима апа белән тигез булып, балалар, оныклар куанычында яшәргә язсын! Иҗатыгыз ташып торсын, уңышларыгыз дәвамлы булсын, хөрмәтле Данис абый!