«Изге йөрәк мең яшәр»

Халыкара өлкәннәр көне – бик матур һәм якты бәйрәм. Бәйрәм уңаеннан өлкән буын китап укучыларыбыз өчен китапханәбездәге журналлар белән таныштыру максатыннан «Изге йөрәк мең яшәр» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдым. Журналларга күзәтү ясадым. Чарада катнашучылар төрле сәхифәләр белән таныштылар. Үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Бүгенге көндә дә сез актив китап укучыларыбыз! Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле тыныч тормышта озын-озак яшәвегезне, барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын, күңелегезнең беркайчан да сүрелмәвен телибез!