#Таныш_булыгыз_яңа_китаплар

Китапханәдә укучыларны яңа китаплар белән таныштыру максатыннан «Яңа китап – яңа ачыш» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәбездә төрле әдәби жанрдагы китаплар урын алган. Һәр яңа китап — ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Кызык һәм бай эчтәлекле бу китаплар әдәбият сөючеләрнең уку өстәлләрендә лаеклы урын алыр, ялларын күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Яңа әсәрләр, яңа авторлар, шигърият, тарихи китаплар - болар барысы да сезне көтә! Бу китап геройлары белән сез елмаерсыз, уйланырсыз, бәхәсләшерсез яки дуслашырсыз, бик күп файдалы, кызыклы мәгълүмат тупларсыз... Китап укучыларыбызны яңа китаплар белән танышырга чакырабыз. Сезгә мавыктыргыч уку ышандырып калабыз! Сезне китапханәбездә көтәбез!