Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

"Авыл җирлеге башлыклары катнашында район семинары"

24 июнь көнне авылыбызда район җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында тәҗрибә уртаклашу максатыннан район семинары узды. Килгән кунаклар һәр социаль биналарда булдылар. Шул исәптән китапханәгә дә керделәр һәм китапханә эше белән таныштылар. Кунакларны китапханә тарихы белән таныштырдым. Татшуган авыл китапханәсе 1955 елның 1 августында ачылган. Быел китапханәбез 70 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнә. Китапханәдә алып барылган эшләр, күргәзмәләр, фондның торышы хакында сөйләдем. Шулай ук кунакларда китапханә каршында оештырылган музей бүлмәсе зур кызыксыну уятты. Район башлыгы урынбасары Галеева Роза Алмасовна китапханә эшенә югары бәя бирде.