«Үз төбәгеңне ярат, тарихын хөрмәт ит»

1977 елдан башлап 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул – үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән, тарихны барларга мөмкин. Гадәттә, һәр кеше музейларга кешелек дөньясы тудырган, кулланган әйберләр, ә алар музейда инде экспонатлар дип атала, белән танышу, алар турында күбрәк белү, үзендә туган сорауларга төгәл җаваплар эзләп килә. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә. Китапханә каршында оештырылган музей бүлмәсендә укучылар өчен туган якны өйрәнү буенча дәресләр уздылыла. Музей бүлмәсендә күп кенә экспонатларның тарихына тукталдык. Кайбер көнкүреш кораллары һәм чабаталар балаларда кызыксыну уяттылар. Дәрес бик файдалы узды. Укучылар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар.