Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Гаилә - хәзинәләр утравы»

 15 нче май - табигатьнең яшеллеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. 1994 елдан зурлап бәйрәм ителә торган бу көннең үз тарихы бар. БМО ассамблеясында махсус резолюция кабул ителеп, 15 май гаиләләрне саклау, яклау, зурлау көне буларак бәйрәм ителә башлый. Гаилә ул - мәхәббәт, Гаилә ул - шатлык, Гаилә ул - изгелек һәм мәрхәмәтлек, Гаилә ул- бер-береңне аңлау һәм ышаныч, Гаилә ул - балалар! Гаилә - ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү - һәрберебезнең изге бурычы. Ә барысы бергә ул - БӘХЕТ! Җир йөзендә бүген гаиләләр ничек яши? Балалар ничек тәрбияләнә? Балалар гаиләнең өлкән кешеләрен ничек кайгырталар? Китапханәдә үтүче чарада менә шулар турында сүз барды. Чара ахрында бергәләп гаилә кыйммәтләрен саклау турындагы “Өч кыз” әкияте буенча эшләнгән мультфильм карадык. Барыгызны да шушы җылы, матур, тирән мәгънәле көн белән котлыйбыз! Гаиләләребездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын!