Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

"Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы. Сугыш чоры балалары...”

 Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә - күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча - сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын". Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Азнакай муниципаль районы башлыгының бәйрәм котлауларын, изге теләкләрен һәм күчтәнәчләрен, Татшуган авылында яшәүче хөрмәтле сугыш чоры балаларына тапшырдык. Өлкәннәр белән аралашып, аларның хәлләрен белештек, истәлекләре белән уртаклаштык.