Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Җырым кала үткән юлымда...”

Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык халкы белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәшәләр, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә алар алгы сафта булалар. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш Совет Армиясенең данлы җиңүе белән тәмамлана. Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар арабыздан бер – бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган шигырьләр – киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торалар. Татшуган авыл китапханәсендә “Җырым кала үткән юлымда...” дип исемләнгән чара узды. Китапханәче һәм башлангыч сыйныф укытучысы Гимазетдинова Нурания Мөсәяф кызы белән берлектә укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе торышы белән таныштырды. Укучылар сәнгатьле итеп сугыш еллары турындагы шигырьләрне укудылар.