«Туган телем - Тукай теле»

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Авыл китапханәсендә «Туган телем - Тукай теле» дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Чарада китапханәче, башлангыч сыйныф укытучысы белән берлектә шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Китапханәче Тукайның китаплары күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аның әсәрләре туган якның матурлыгын күрергә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, гадел һәм кыю булырга өнди. Шагыйрьнең биографиясенән күп кенә яңа фактларын, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен видеороликлар аша карадылар. Шулай ук катнашучы апалар Ватан, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылган шигырьләрен укыдылар. Күп еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыткан укытучы Шайхулова Рүзилә Мөдәрис кызы Габдулла Тукайның дингә багышланган шигырьләренә анализ бирде. Чарага кунак итеп, озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләүче, нәфис сүз остасы Илдар Гади чакырылган иде. Ул үзенең мәктәп елларында «Су анасы» әкиятен укып, конкурсларда катнашканлыгы турында истәлекләрен яңартты. Чарада катнашучылар белән шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын төрле викторина сорауларына җавап биреп, искә төшердек.Чара ахырында барлык катнашучылар татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын башкардылар.