“Авылым батыр улларын данлый”

12 нче апрель көнне Татшуган авылы китапханәсендә башлангыч мәктәп белән берлектә “Авылым батыр улларын данлый” исеме астында күркәм чара, искә алу чарасы узды. Чара махсус хәрби операциядә хәзерге вакытта катнашучы егетләребез һәм һәлак булган егетебез Гыйздатов Ильянур Өлфәт улына багышланды. Кичәгә Ильянурның бертуганнары, авыл башлыгы Хаертдинов М.Ш, элекеге авыл башлыгы Мияссарова Г.З., Ветераннар советы рәисе Исламов Р.Х., Ильянурны укыткан укытучылар: Исламова А.С., Шайхулова Р.М., дуслары, классташлары, күршеләре, шулай ук авылыбызның өлкән буыны чакырылган иде. Кичә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан сакчысы елына башланган чыгышлар белән башланып китте. Ватан сугышыннан соң күңелдәге эзләр төзәлеп җитәргә дә өлгермичә, кабаттан яңарып, ярага тоз сипкәндәй булды. Тагын сугыш, тагын канлы бәрелешләр... Илебездәге барлык кешене дә сискәндергән, сагаерга мәҗбүр иткән, аналарның төн йокыларын качырган Әфган, Чечня сугышлары турында сөйләнде. Авылыбыздан ул бәрелешләр дә катнашкан егетләребезне зурладык. Бүгенгесе көндә дә илләребез тыныч түгел. Инде өченче елын Украина җирлегендә барган махсус хәрби операциядә авылдашларыбыз илебез иминлеген саклый. Мобилизацияләнгән егетләргә ярдәмгә дип махсус хәрби операцияга авылдашларыбыз – контрактниклар да кушылды. Шуларның берсе Гыйздатов Ильянур Өлфәт улы. Ильянур күпбалалы гаиләдә үсә. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылында эшкә кала. Махсус хәрби операция башлангач контракт төзеп, илебез иминлеген сакларга китә. Хәрби операциядә укчы булып хезмәт итә. Авдеевка янында барган бәрелештә батырларча һәлак була. Гыйздатов Ильянур Өлфәт улы (һәлак булган соң) күрсәткән батырлыклары өчен “Орден Мужества” һәм “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Чарада авыл башлыгы Хаертдинов Мансур Шәфәгать улы, Ветераннар советы рәисе Исламов Равил Хәмзә улының чыгышы, гомер буе күршеләре булып яшәгән Мияссарова Гөлсинә Зәкәрия кызының, Ильянурны укыткан укытучылары Исламова Айсылу Сәхипҗан кызының, Шайхулова Рүзилә Мөдәрис кызының җылы истәлекләре, сүзләре күңелләрне дулкынландырды. Кичәгә кайткан апасы Гөләндәм, абыйсы Нәфис, абыйсы Алмаз һәм туганнары Ильянурның бала чагы, яшьлек еллары турында сөйләделәр. Барлык чыгыш ясаучылар Ильянурның туган җанлыклы, ярдәмчел, карусыз, хезмәт сөючән булуы турында искәрттеләр. Чараны оештыручыларга, район җитәкчеләренә, авыл башлыкларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Бөек Ватан сугышында һәм төрле елларда булган бәрелешләрдә вафат булган авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдык. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын! Яшь егетләрнең гомерләре өзелмәсен, ата–аналар кайгы яше түкмәсен иде. Киләчәктә илләребез тыныч, күкләребез аяз, тормышларыбыз имин булсын берүк! Китапханәдә узучы чарадагы һәрбер авылдашыбыз әлеге сүзләрне изге дога итеп кабатлады бүген! Чарабызның икенче өлеше зияратка барып, догалар укып чәчәкләр салу иде. Зияратта авылыбыз абыстае Исламова А.С. аятләр укыды. Бергәләп Ильянур һәм сугыш кырларында шәһит киткән егетләребезгә багышлап догалар кылдык. Ильянурның каберенә чәчәкләр салдык. Урыннары оҗмаһта, рухлары шат булсын.