«Халык хәтерендә мәңгегә»

Авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты буенча «Халык хәтерендә мәңгегә» исемле шигърият сәгате узды. Чара каһарман - шагыйрьнең туган көне уңаеннан үткәрелде. Балалар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында электрон презентация карап, кечкенә Җәлилнең бик җаваплы, акыллы һәм кыю малай булуы, балачагында ук шигырьләр яза башлавы хакында белделәр. «Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез» видеролигы аша шагыйрьнең иҗаты белән тирәнтен таныштылар . Чараның азагында шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, үзенең дусларына багышлап иҗат иткән «Шакир һәм Гали», «Маэмай» һәм балалар өчен язылган башка шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, «М.Җәлил иҗатын беләсезме?» исемле викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче «Кызыл ромашка » китабына күзәтү ясады.