"Синең исемең билгесез булса да, батырлыгың мәңгелек"

3 декабрь - Билгесез солдат көне. Мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларга бу датаның тарихы белән таныштыру өчен "Синең исемең билгесез булса да, батырлыгың мәңгелек" дип исемләнгән батырлык сәгате уздырдык. Авылыбыздан Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган батырларыбызны искә алдык. Һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Бер минут тынлык белән искә алдык.