«Әниләр турында укыйбыз»
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә ел саен Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни — дөньяда иң кадерле кеше. Баланың әйткән иң беренче сүзе дә — әни. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене аңлата. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый. Безнең китапханәдә шушы бәйрәм уңаеннан балалар өчен «Әниләр турында укыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда яраткан язучыларыбызның балалар өчен әниләр турында язылган шигырьләре, әкиятләре урын алды. Алар арасында Әминә Хәйруллинаның “Ана – бөек исем”, Роберт Миңнуллинның «Әни, мин көчек күрдем», Айсылу Имамиеваның «Төпчек бала», Ләлә Гыймадиеваның «Ике әни һәм бер математика», Эльмира Шәрифуллинаның «Иң матур әни», «Кояш сөте», Мәҗәһит Әхмәтҗановның «Әнием канатлары» һ.б. китапларурын алды. Язучылар әниләрне кояшка тиңли, аларны иң кадерле, иң яхшы, иң матур, олы йөрәкле кеше итеп сурәтли. Нәкъ менә шул сыйфатлар җәмгыятькә әниләр көнен игълан итәргә сәбәп булгандыр да. Нәни дусларыбызны әлеге китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз, анда сезне әниләр турында бик кызыклы әкиятләр, матур эчтәлекле шигырьләр көтә.