#Хөрмәтебез_Сезгә_өлкәннәребез

Һәр елны октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр — безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Әлбәттә инде, өлкәннәргә, әби-бабайларыбызга игътибар - ихтирам бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә көн саен булырга тиеш. Көзнең иң матур, җылы, кояшлы көнендә Өлкән буын апа- абыйларыбызны китапханәгә килгән журналлар белән таныштырып, күзәтү ясадык. Өлкәннәребез бик теләп вакытлы матбугат белән таныштылар һәм өйләренә укырга журналлар алдылар.