#Чишмәләр_изге_урын

Гади чишмә. Гади татар авылы.
Гади сулар. Гади кешеләр.
Бу чишмәләр кипсә, океан корыр,
Чөнки алар –
Мәңгелекнең үзе төслеләр.
Д. Хәйруллин
Лагерьга йөрүче балалар белән Колый чишмәсенә экскурсиягә бардык. Чишмәнең тарихы белән таныштык, Данис абый Хайруллиның чишмәләргә багышлап язган шигырьләрен искә төшердек. Авылыбыз чишмәләргә бик бай. Тирәлеккә сафлык, матурлык бирүдән бигрәк, алар халыкның үткән гомерен, тарихны чагылдырган урыннар булып саналалар. Чишмәләр язмышы гасырлар агышы белән бүгенгә килеп тоташкан. Аларның килеп чыгышын халык әле дә хәтерли һәм вакыт үтүгә карамастан, чишмәләр кеше тормышында әһәмиятен югалтмый. Колый чишмәсе- авылыбызның иң борынгы чишмәсе. Аны Колый исемле абзый казып чыгарган. Авылыбызның уңган киленнәре, өлкән апалары бу чишмәдән хәзерге вакыттада су алалар, кер чайкарга йөриләр. Ә чишмә улакларын тутырып суы белән авыл халкын кинәндерә бирә.