Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Милли_ризыклар_табын_түрендә

 Лагерьга йөрүче балалар белән татар халык ашларының тарихын өйрәндек. Чәй өстәле әзерләү серләренә тошендек. Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Татар ашлары күптөрле. Татар ашларын татарлар гына түгел, чит илләрдә дә яратып ашыйлар. Аш әзерләүдә кулланылучы продуктларның күптөрле булуы татар милли ашларының үзенчәлеге булып тора. Татар халкы чәйне элек-электән яратып эчә. Камыр азыклары — кабартма, коймак белән чәй кайчагында иртәнге ашны алыштыра. Чәйне каты итеп, кайнар көе, кайчагында сөт белән эчәләр. Чәй белән сыйлау татар халкында кунакчыллыкның бер билгесе булып тора. Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйлап чыгаралар.