#18_мая_Международный_день_музеев

Халыкара музейлар көне бөтен дөньяда 1977 елдан бирле уздырыла. Ул Мәскәү һәм Ленинградта узган ICOM (International Council of Museums - Халыкара музейлар советы) 11 нче генераль конференциясе вакытында Россия делегациясенең ел саен үткәрелә торган һөнәри бәйрәм турындагы тәкъдиме буенча карар кабул ителә. Ел саен 18 майда Халыкара музейлар көне бәйрәм ителә. Шул уңайдан Татшуган авылы китапханәсе каршында оештырылган музей бүлмәсе тарихы, авылыбыз тарихына кагылышлы материаллар һәм музей бүлмәсе эшчәнлеге белән таныштырабыз. Ә экспонатлар белән танышырга музей бүлмәсенә көтеп калабыз.