Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Самая_читающая_семья

«Китап укучы әти – әни – китап сөюче балалар». Хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел түгел. Ләкин әти – әнисе китап укыган гаиләдә бала да китапка тартыла. Әти – әнисе белән бергәләп китапханә ишеген бер ачып кергән бала анда кабат-кабат килә. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Татшуган авыл китапханәсенә Миршатовлар гаиләсе бик теләп йөриләр. Мавыктыргыч китаплар гына укып калмыйлар, ә төрле бәйгеләрдә дә бик теләп катнашалар. Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр. Һәр яңа буын китаптан үзе өчен тиңдәшсез белем ала, китапның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Ел саен берсеннән - берсе кызыклы яңа китаплар басылып тора. Аларның барысын да бик теләсәң дә укып бетереп булмый. Шуңа күрә дә зәвыгыңа, кызыксынуыңа туры килгән китапларны сайлап алырга яшьтән өйрәнергә кирәк.