“Халык әйтсә, хак әйтә”

Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы дип игълан ителде. Телне үзләштерүнең алыштыргысыз чыганагы булып фольклор тора. Китапханәдә “Халык әйтсә, хак әйтә” - фольклор сәгате узды. Чара барышында укучылар «фольклор» төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштылар. Фольклор - мәдәни кыйммәткә ия һәм телдән телгә тапшырыла торган мирас. Ул халык тарафыннан булдырыла һәм киң халык массаларында яши торган сәнгать. Уен рәвешендә катнашучыларны кече фольклор жанрлары - мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар белән таныштылар. Ә балалар өчен иң кызыгы - әкият. Татар халык әкиятләре битләре буйлап сәяхәт иткәндә, укучылар шулай ук татар көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, татар халкының мәдәнияте белән таныштылар.