Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Беслан кайтавазы»

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Исегезгә төшерәбез, 2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиядә бөтен Россияне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗига булды. 1 сентябрь иртәсендә террорчылар Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбе территориясенә бәреп керә һәм тоткыннарны кулга ала. Өч көн балалар һәм өлкәннәр 1128 кеше мәктәпнең спорт залында су һәм ризыксыз торалар. Террор һөҗүме нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак була, шул исәптән 318 тоткын, шуларның 186сы балалар. Бу дата уңаеннан китапханәдә «Беслан кайтавазы» хәтер дәресе узды. Террорчылыкның дөньяга нинди куркыныч тудыруы турында сөйләштек. Шулай ук спецназ, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналарның батырлыгы, балаларның кичергән авырлыклары турында сөйләдем. “Больно помнить, забыть страшно” видеоролик карадык. Һәлак булганнар истәлегенә, дөньяларыбыз тынычлансын дип, кәгазьдән тынычлык символы - ак күгәрченнәр кистек.