«Беренче укытучым – беренче дәресләрем»

Россиянең барлык мәктәпләрендә, шулай ук урта һәм югары уку йортларында 1 сентябрьдә яңа уку елы башланды. Китап укучыларны Белем бәйрәме белән котлап, китапханәдә «Укытучыга ярдәмгә» - китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укытучыларга дәрес һәм дәрестән соң өстәмә эшләр өчен китаплар җыелмасы, укучыларга мәктәп программасын үзләштерүдә ярдәм итәчәк һәм уку процессын кызыклы итәчәк китаплар, шулай ук белемнең төрле өлкәләреннән энциклопедияләр тәкъдим ителде.