#Чемодан_книг_о_разных_странах

Җәй ул - каникул, отпуск, һәм, әлбәттә инде, сәяхәтләр чоры! Китапханәбездә лагерьдә йөрүче балаларга гадәти булмаган һәм бик аңлаешлы туризм - әдәби туризм тәкъдим ителде. Сәяхәтләрнең мавыктыргыч дөньясына чумарга китап күргәзмәсе ярдәм итте. Анда планетаның кабатланмас почмаклары буйлап кызыклы туристик маршрутлар белән таныштыра торган китаплар тәкъдим ителде. Алар тарих, табигать, кызыклы урыннар һәм борынгы мәдәният һәйкәлләре турында сөйләде. Шулай ук Д.Дефо «Робинзон Крузо», В.Губарев «Королевство кривых зеркал», А.Некрасов «Приключения капитана Врунгеля», Я.Ларри «Необыкновенные приключения Карика и Вали», Д.Свифт «Путешествие Гулливера», Ж.Венрнның «Пятнадцатилетний капитан» китаплары белән таныштык. Бу сәяхәтләр өчен җир читенә барырга кирәк түгел: теләсә нинди басманы алу да җитә, дөнья ачыла. Чарабыз ахрында С.Лагерлеф әсәре буенча эшләнгән «Чудесное путешествие Нильса с дикими гусями» мультфильмын карадык. Чара бик мавыктыргач һәм күңелле үтте.